АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

Тема 14. ЗНАМЕНИТЫЕ ТАТАРСКИЕ ПИСАТЕЛИ И ПОЭТЫ

Читайте также:
  1. Дальневосточные поэты
  2. Другие поэты старшего поколения
  3. Знаменитые омичи
  4. Знаменитые хиппи, друзья хиппи и их враги
  5. ЗНАМЕНИТЫЕ ЧЕРКЕСЫ РОССИИ
  6. Известные писатели: Ульям Шекспир
  7. Молодые парижские поэты
  8. Современные яп писатели
  9. Федоров и другие «провинциальные» писатели

 

Дəрдемəнд (1859 – 1921)

 

Дəрдемəнд – Мөхəммəтзакир Мөхəммəтсадыйк улы Рəмиев – Оренбург губернасының Җиргəн авылында туган. əдипнең шигырь-лəре тирəн фəлсəфи эчтəлекле, аларның формасы-язылышы да ка-мил. Ул бертуган абыйсы Шакир белəн бергə татар матбугатын үстерүдə зур урын тоткан «Вакыт» исемле газета һəм «Шура» исемле журнал чыгара. Шулай ук аларның эре сəнагатьчелəр – ал-тын приискалары хуҗалары булулары да мəгълүм. Гомеренең соңгы елларында əдəби хəрəкəттəн читлəштерелгəн Дəрдемəнднең иҗат мирасы зур түгел, шулай да ул əсəрлəренең эчтəлеге һəм эшлəнеше ягыннан əдəбиятыбыз түрендəге урыннарның берсен лаеклы алды. Аның чəчмə əсəрлəре мирасын кыска истəлек-парчалар һəм сигез вак хикəя тəшкил итə. əдип əлеге хикəялəре турында 1910 елда басылып чыккан «Балалар өчен вак хикəялəр» исемле китабында «Башка теллəрдəн күчереп тəртиб ителде» – дип искəртə.

 

Кораб

 

Шаулый диңгез...

 

Җил өрəдер...

 

Җилкəнен киргəн кораб! Төн вə көндез Ул йөрəдер:

 


Юл бара ят ил карап...

 

Чыкты җиллəр, Купты дулкын – Ил корабын җил сөрə!.. Кайсы юллар, Нинди упкын

 

Тарта безне җан сорап?!

 

(1908)

 

Богъдай

 

Бер игенче, сигез яшендəге углы Хөсəенне янына алып, игеннəрнең ни хəлдə икəнен күрер өчен басуга китте. Юлда бер игенлеккə очрадылар, богъдайларның барысы да башларын җиргə карап игəннəр, арада берничəсе генə башларын югары күтəреп, теп-текə торалар иде. Хөсəен бу хəлне искəрде. Əтисенə əйтте:

 

– Əти! Карачы бу богъдайларны: мискиннəр! Ничек муенна-ры бөгелгəн... Машалла, əнə тегелəре! Ниндəй теп-текə, егет сы-ман торалар!

 

Атасы атны туктатты. Арбадан төшеп, богъдайларның ике төрлесеннəн дə өзеп алды. Бөртеклəрен чыгару өчен башакларын учлары эчендə угалады. Шуннан Хөсəенгə əйтте:

 

– Кара, угълым! Боларның эчендə никадəр күп богъдайлар бар! Менə шуның өчен дə боларның башлары иелгəн... Инде шул, текə торганнарны кара – эчлəрендə бер əйбер дə юк! Болары бер тиен дə тормый. Моннан гыйбрəт ал, угълым: текə башлы булу гакылсызлыктан килə.


 

 

богъдай (бодай) – пшеница угыл (ул) – сын игенлек – нива теп-текə – очень крутой


 

Сүзлекчə

 

машалла – слава богу башак – колос гакылсызлык (акылсызлык) – необразованность


 

 


Гаяз Исхакый (1878 – 1954)

 

Гаяз Исхакый Чистай төбəгендəге Яуширмə авылында мулла гаилəсендə туган. Егерменче йөз татар əдəбиятында иң алгы урыннарның берсен тота. Лəкин егерменче еллардан башлап татар укучысы аның əсəрлəрен укудан мəхрүм ителде. 1919 елда Г. Ис-хакый эмиграциягə китə, төрле иллəрдə яшəп, бик күп əсəрлəр яза, актив җəмəгать эшчəнлеге алып бара. 1954 елда вафат була, аның кабере Истанбулның Əдернəкапы зиратында. Соңгы елларда Г. Исхакыйның əдəби мирасын халыкка кайтару буенча шактый эшлəр башкарылды. Аның əсəрлəре газета-журналларда басыла, Татарстан китап нəшрияты 1991 елда «Зиндан» исемле җыентыгын чыгарды, əдипнең күптомлылыгының беренче китаплары укучыга барып иреште. Татарстан язучылар берлеге һəм «Туган як» җəмгыяте Г. Исхакый исемендə еллык əдəби бүлəк булдырдылар.

 

Локман Хəким

 

Борын-борын заманда яшəгəн ди җир йөзендə бер халык. Бу халык илендəге җир-суларның, урман-кырларның, тау-кыяларның исəбен-хисабын белмəгəн – тормышы бик бəхетле булган. Елгаларның берсеннəн ап-ак сөт акса, икенчесеннəн хуш исле бал, өченчесеннəн сары май ага икəн. Тауларның берсе алтын-көмеш базларына бай булса, икенчесендə асылташлар чыгарылган, кыр-ларында бодай, дөге бик уңган, болыннарында бил тиңентен үлəн үскəн, аллы-гөлле чəчəклəр һəркемне елмаеп-көлеп каршы алган-нар; анда тургай улын өйлəндереп, карлыгач кызын кияүгə биреп, сəгадəт эчендə гомер иткəннəр. Ул илдə күллəр дə гаять күп бул-ган, балыклары алтын да көмеш, куе камыш арасындагы каз-үрдəкнең, торна-челəн кеби кош-кортның исəбен хəтта фəрештəлəр дə белеп бетерми, ə явыз шайтан санарга кыймый икəн.

 

Əйе, бəхетле халык булган бу. Карлыгач тавышы белəн тор-ган, кəккүк тавышы белəн яткан. Эшлəп арыганнан соңра тамак ялгарга дип утырса, янында очкан күбəлəклəр аңа көй сузган, су-

 


сап кулына тустаган алса, колак төбендə бал кортлары безелдəгəн. Олуг кояш та аның өчен кояш кына түгел, ə юмарт вə ягымлы дус булган. Офык читендə күренү белəн кояш иң əүвəл шушы җирне сəламли. Батыр егет сылу кызны кочкандай, хəлсез карчык газиз углын күкрəгенə кыскандай, кояшның ягымлы нурлары бу халык яшəгəн җирне иркəли, үсеп утырган һəр үлəнне, чəчкəне, агачны сыйпап уза икəн. Кояш анда кырларны эссесе белəн куырмаган, шау чəчкəдə утырган бакчаларны да кирəгеннəн артык кыздырма-ган, алма вə хөрмə, йөзем вə шəфталу кеби җимешлəр бернинди зыян күрми вакытында өлгерə, юмарт вə шəфкатьле нурлар астын-да тəгəрəп үскəн карбыз-кавыннар хəлвə шикелле тəмле була икəн...

 

Əйе, бəхетле яшəгəн бу халык: тормышыннан канəгать, күңеле күтəренке булган. Көз җитү белəн гөрлəтеп ат чабышлары уздырган, кызларын кияүгə биреп, угылларын өйлəндереп, бер-бер артлы туйлар ясаган. Яз җитү белəн тагын димчелəр җибəргəн. Ашаганы-эчкəне бал да май икəн. Анда балалар ата-ана сүзеннəн чыкмаган, хатын ирен тыңлаган, ир хатынына кул күтəрмəгəн. Олыны – олы, кечене – кече дип танып, һəркайсы үз урынын белгəн. Түрə, бəк, хəлфə, остаз кеби дəрəҗəле адəмнəр дə үз вази-фаларын җиренə җиткереп башкарганнар. Гомумəн анда хан – хан, вəзир – вəзир, акыл иясе хəким – хəким булып, һəркайсының исеме җисеменə туры килеп торган. Патшалары да күркəм сыйфатларга ия икəн – даны-шөһрəте еракларга таралып, үзе гадел вə тугры хо-лыклы булган. Вəзир дə зирəк акыллы җитди адəм, кыскасы, бөтен яктан килгəн менə дигəн вəзир икəн. Ул кырык ел эчендə булып узган бөтен хəл-əхвəллəрне хəтерендə тотып, алдагы кырык ел эчендə нилəр буласын да белгəн. Мəмлəкəтнең барлык эшлəре шушы вəзир җилкəсендə икəн, ул аларны бик уңышлы алып барган...

 

Моннан тыш мəмлəкəттə тагын бер акыл иясе – хəким дə булган. Чын хəкимнəр кеби, ул да уйланырга, исəп-хисап итəргə, барысын да үлчəп-чамалап карарга яраткан. Бар уйлаганы халык бəхете дə мəмлəкəтнең иминлеге икəн. Хəким көнен-төнен шул

 


хакта баш ваткан, алтын-көмеш, төрле асылташлар, дан, дəрəҗə, абруй кеби нəрсəлəргə битараф булган. Бар шөгыле ходай тара-фыннан бирелгəн акыл вə зирəклек, ил-көннең язмышын кайгырту икəн. Дəүлəтнең барлык акылын ул үзендə туплаган. Берəү дə хəким сүзеннəн чыкмаган, вəзир аның акылына таянып эш иткəн, хəтта патша да аның фикеренə каршы килмəгəн. Бу карт Локман хəким кеби белекле икəн. Ялгышуның нəрсə икəнен үз гомерендə белмəгəн, хак юлдан тайпылмаган, хəрəмгə кагылмаган, хəлəлдəн баш тартмаган.

 

Бер заман бу хəким үзенең зирəклеге аша яңа бер нəрсə белгəн – ходай аңа сер ачкан. Карт бу хакта күп уйланган... Уйла-ганы кара тылсым, шул тылсым китереп чыгарачак хəл икəн. Уй-лый торгач, карт тəвəккəллəп моны тагын бер кат тикшереп кара-ган, тик нəтиҗə шул ук килеп чыккан. Шулай итеп, хəким моңарчы күз күрмəгəн, колак ишетмəгəн нəрсəлəр буласын аңлаган, аның күңелен зур борчу вə дəһшəт чолгап алган. Аннан соңра ул патша белəн вəзиргə бу серне сөйлəп биргəн:

 

«Ханым-солтаным, күп тə үтмəс Ходай Тəгалə хəзрəтлəре безнең җиребезгə бик көчле яңгыр җибəрер, – дип башлаган ул сүзен. – Яңгыр сулары дəрьяларны, диңгезлəрне, елгаларны-күллəрне басып китəр. Əлеге суларны эчкəн һəрбер адəм акылдан язып, исəп-хисапны бутый башлар, хак юлдан язар, турыны кыек-тан, акны карадан, хəлəлне хəрəмнəн, дусны дошманнан аера ал-мас хəлгə килер.

 

Ханым-солтаным, син безнең күз карасыдай кадерле бердəнбер падишаһыбыз, ə вəзир дəүлəт эшлəрен алып баручы бердəнбер зат булганга мин, Хак Тəгалəнең бичара колы, сиңа бер үтенеч белəн мөрəҗəгать итəм: бүген үк безнең өчебез өчен дə чиста су хəзерлəргə əмер бирегез. Шулай эшлəмəсəк, без барыбыз да акылдан язачакбыз һəм мəмлəкəттə шашкан халыкны идарə итəрлек зат калмаячак...».

 


Патша хəзрəтлəре хəкимнең сүзлəренə колак салган, вəзир дə моның белəн килешкəн һəм бу өч зат өчен җитəрлек микъдарда су əзерлəргə боерык бирелгəн.

 

Көннəрдəн бер көнне кояш баеганнан соң күктə ай калыкма-ган, көчле җил чыгып, давыл купкан, күк күкрəп яшен яшьнəргə тотынган. Аннан соңра бөтен җир йөзен каплап яңгыр ява башла-ган. Болыннар, кырлар көн-төн койган яңгыр сулары астында ка-лып, зур-зур күллəр хасил булган, кечкенə инешлəр киң елгаларга əверелгəн... Аннан елмаеп кояш чыккан, якты көн килгəн һəм шəһəр халкының яше-карты урамнарга сибелешкəн, мəйданнарны, бакчаларны тутырып бəйрəм итəргə керешкəн... Барысы да матур итеп киенгəн, бизəнгəн-ясанган, һəркемнең йөзе ачык, гүяки җир йөзендə инде кайгы-хəсрəт тə, дошманлык та, бай белəн ярлы, чибəр белəн ямьсез, кыю белəн куркак арасындагы аермалар да мəңгегə беткəн диярсең. Халык шау-гөр килеп бəйрəм иткəн, җырлаган-биегəн, күңел ачкан. Вəзир кан дошман булып йөрүчелəрнең татулашуын, ярлының кинəт баеп китүен, гарип-горабаның савыгуын күреп, бөтенлəй югалып калган, патша үзе дə моңа бик нык гаҗəплəнгəн, хəким бер сүз əйтмəгəн – күргəннəрен кəгазьгə теркəп куйган.

 

Шулай көн үткəн, төн үткəн, халык һаман бəйрəм иткəн...

 

Менə берзаман халык пышылдаша башлаган: имеш, вəзир акылдан язган, вəзир акылга җиңелəйгəн, вəзир акылын җуйган икəн. Бу хəбəр өйдəн өйгə күчеп, тиз арада бөтен халыкка мəгълүм булган. Карт хəким моны да кəгазьгə теркəгəн.

 

Вəзир хакындагы сүз халык арасында торган саен куера ба-рып, инде ачыктан-ачык кычкыра башлаганнар: янəсе, акылын җуйган вəзирне урыныннан алырга кирəк! Ниһаять, бер көнне ха-лык төркеме җыелышып сарайга килгəн: «Вəзирне төшерергə, төшерергə!» – дип шау-шу кубарган. Карт хəким, вəзир вə патша киңəшкə җыелганнар. Карт əйткəн: «Халык вəзирнең үзгə булуын, акылсыз түгеллеген сизде. Вəзир халыкның үзе шикелле булырга тиеш, шуңа ул халык эчкəн суны эчсен», – дигəн.

 


Патша моның белəн килешкəн, вəзир дə баш иеп ризалыгын белдергəн һəм халык эчə торган суны алып эчкəн. Шул чакны аның күзлəре кызарган, йөзендəге җыерчыклары язылган, гүя ул күңеленə хуш килердəй бер нəрсə күреп, шуның тəэсирендə бөтен мəшəкатьлəрен, өстенə йөклəнгəн барлык вазифаларын оныткан, күз ачып йомганчы һəммəсен иңеннəн кагып төшергəн. Шул мəлне кырык ел буе хəтерендə саклап йөрткəн барлык хəбəрлəр аның зиһененнəн чыкканнар, өстəвенə, ул алдагы кырык ел эчендə була-чак вакыйгаларны əйтеп бирү сəлəтен дə югалткан. Вəзир урамга чыккан, гавам шау-шуына килеп кушылган, бəйрəм итəргə керешкəн, җырлаган-биегəн, халык белəн бергəлəп алдагы җəннəт мисалыдай тормышны сəламлəп күңел ачкан.

 

Шул көннəн халык арасында вəзир савыккан, элекке хəленə кайткан икəн, дигəн хəбəр таралган. Бу хəбəрне элеп алган халык күп еллар үзенə хезмəт иткəн сөекле вəзиренең терелүе хөрмəтенə кабат бəйрəм иткəн. Йөрəклəрдə шатлык ташып торган, кызлар егетлəр кочагында эрегəн, хатыннар ирлəрдəн аерыла алмаган. Тик патша хəзрəтлəре генə кайгыга бирелеп утырган, шундый уңган вəзиренең акылдан язуын ул бик авыр кичергəн; хəтсез еллар буе дəүлəт эшлəрен алып барган вəзиренең малай-шалай белəн җүлəр сатып, шыр тиленең дə башына килмəстəй тамашалар кылуын күреп, патша хəзрəтлəренең күңеле сыкраган. Шулай да аны иң рəнҗеткəн нəрсə – күрше мəмлəкəтлəр арасында дан тоткан алыш-тыргысыз вəзиренең көлке хəлгə калуы булган...

 

Карт хəким моны да теркəп куйган.

 

Инде бу илдə һəркем үзенчə җүлəр сата икəн: бала-чага үзен өлкəннəр белəн тигез куя, хезмəтчелəр үзен түрə, ярлы-ябагай үзен бай, наданнар үзен галим, зəгыйфь акыллылар үзен акыл иясе дип исəпли, бəклəр үзен вəзир дəрəҗəсенə күтəрə, ник дисəң, боларның вəзире инде үзен барлык вəзирлəргə баш дип саный башлаган. Ул исең-акылың китəрлек əллə нинди ахмаклыклар уйлап таба, шу-ларны патша хəзрəтлəренə җиткереп, аның исеменнəн халыкка

 


фəрман рəвешендə кире кайтаруны талəп итə икəн. Ə көннəрдəн бер көнне патша янына шундый тəкъдим белəн кергəн: янəсе, баш-кала уртасыннан агып, дулкыннары ярга төрле асылташлар вə төсле мəрҗəннəр кагып чыгаручы елганы, шəһəр читендəрəк ур-нашкан текə тауга таба борсаң, шул тарафка агарга мəҗбүр итсəң əйбəт иде. Вəзирнең бу тəкъдимен ишетеп алган халык аны ал-кышлар белəн кабул иткəн. Иртəгесен вəзир ай кызы Зөһрəне пат-шага хатынлыкка димлəгəн. Яңа көн тугач, ул сəмруг кошка атла-нып биек таулар, киң дəрьялар артындагы билгесез мəмлəкəткə очып барырга һəм андагы халыкның илен яулап алырга карар кыл-ган. Халык вəзирнең бу ниятен дə хуплап каршы алган. Патша исə моңа елмаеп кына җавап бирə икəн.

 

Тик вəзир шыр тиле булуына карамастан, тəкъдимнəренең патша тарафыннан хупланмавын ничектер сизеп йөргəн һəм ак-рынлап патша хəзрəтлəре акылга җиңелəйгəн ахры дигəн фикергə килгəн. Күп тə үтми бу хəбəр халыкка да барып җиткəн, базарлар-дан ерак авылларга хəтле ияреп кайткан. Шулай итеп патшаның акылга җиңелəюе ил халкына мəгълүм булган. Бу имеш-мимешлəрне вəзир дə кире какмаган, киресенчə гел шул сүзлəрне раслап сөйли икəн.

 

– Андый патша дəүлəт белəн ничек идарə итсен?

 

– Патшаны тəхетеннəн төшерергə кирəк! – дигəн талəплəр торган саен ешрак ишетелə башлаган.

 

Патша белəн карт хəким уйга калганнар, киңəшергə тотын-ганнар.

 

– Ханым-солтаным, сиңа да халык эчкəн суны эчəргə кирəк,

 

– дигəн хəким.

 

– Син дə шуны эшлəрсеңме? – дип сораган патша.

 

Моңа каршы хəким:

 

– Юк, ханым, миңа суны эчəргə ярамас, – дип җавап биргəн.

 

– Хак Тəгалə миңа халыкның ничек акылдан язуын, аннан соңра кылган гамəллəрен, бу юлда нинди баскычлар үтүен күзəтеп ба-

 


рырга кушты. Бу хəллəрне мин килəчəк буыннарга тапшырырга тиешмен. Аннан соң мин бит кечкенə кеше. Менə халык вəзиренең дə, падишаһның да үзеннəн аерылып торуын күрде, үз арасында хəкимнең булмавы аның күзенə ташланмаячак.

 

Шушы сүзлəрдəн соң патша акылын ала торган суны эчеп җибəргəн. Һəм дə шул мəлне иңеннəн идарə авырлыгының төшүен сизгəн. Ул үзен утыз яшькə яшəргəн кеби хис иткəн, бала-чага сы-ман уйный-шаяра, сəбəпсез көлə башлаган. Аннан соңра ул халык алдына чыккан, халык аны, падишаһ буларак танып, зур шатлык вə сөенеч белəн кабул иткəн.

 

Карт хəким моны да кəгазьгə теркəп куйган.

 

Патшаның акылы җиңелəю дə нəкъ патшаларныкыча булган: ул үзен патшаларның патшасы, акыл иялəренең иң акыллысы дип исəпли икəн. Халыкка җиткерелгəн беренче фəрманында ук бөтен сүзлəрне кире мəгънəсендə аңларга боерган, ə моңарчы гамəлдə йөргəн законнарны киресенчə үтəргə кушкан.

 

Яңа тəртиплəр халык күңеленə бик хуш килə, тиз арада сүзлəрнең мəгънəсен алыштыралар: инде акыллы урынына шыр тиле, галим урынына надан сөйли, закон урынына законсызлык хөкем сөрə, тынычлык белəн тəртипне шау-шу, ыгы-зыгы алыш-тыра. Шулай итеп бар нəрсə дə бутала, тормышның асты-өскə килə. Патшаның шушы фəрманы буенча бай бөлеп хəер эстəргə керешə, кечесе – олы, наданы – галим булырга дучар ителə. Инде бала да гаилəдə баш санала, ата кеше аңарга буйсына, кыз-кыркын ана дəрəҗəсендə йөри.

 

Карт хəким боларны да теркəп куя.

 

Акылсыз патша белəн шашкан вəзир яшəгəн җүлəрлəр сара-енда үзенең артык булуын карт тиз аңлый һəм качарга ниятли. Бервакыт төн уртасы җиткəч, карт үзенең камыш калəмен, камыш-тан сугылган намазлыгы белəн чиста сулы кувшинын алып, кала-дан чыгып китə дə якын-тирəдəге бер мəгарəгə кереп яшеренə. Тик аның юкка чыгуына патша да, вəзир дə игътибар итмилəр. Халыкның да моңа əллə ни исе китми, элеккечə тилереп яши бирə...

 


Əлбəттə, патшасы белəн вəзире шашкан халыкның тормышы дөрес юлдан бара алмый. Əмма табигать үз-үзенə тугры булып калган. Елгалар əби-баба заманыннан сакланган арыкларга су кой-ган, элек ясалган түтəллəрдə əле һаман карбыз-кавын, кыяр, кишер кеби яшелчəлəр үскəн. Адəми затларның һəм акыллы, һəм ахмак гамəллəрен күзəтергə күнеккəн кояш, юмарт нурларын нəкъ элеккечə сирпеп, йөзем, алма, шəфталу, айва ише җимешлəрне өлгертү өчен җылысын кызганмаган.

 

Лəкин тилелəр илендə җүлəр сату дəвам иткəн: патша белəн вəзир үзенчə, халык үзенчə төрле ахмаклыклар кылып торганнар. Халык үз телəклəрен илнең тугры сүзе рəвешендə вəзиргə җиткерə, тегесе патшага тапшыра һəм бераздан алар патша əмере булып ки-ре халыкка əйлəнеп кайта торган. Гомере авыр хезмəттə узган ха-лык көннəрдəн-беркөнне хезмəт дигəн нəрсəне гомумəн бетерергə дигəн карарга килгəн. Бу фикер вəзир аша патшага җиткерелгəн һəм күп тə үтми хезмəтне бетерү турында фəрман игълан ителгəн. Кинəт иркенəеп, гамьсезлəнеп калган халык тагын бəйрəм итəргə тотынган.

 

Карт Хəким моны да теркəп куйган.

 

Əмма халык тормышына имам, мəзин, табип, мөгаллим ише затларның тəэсире булуын да онытып бетермик. Аларның берсе иртəн иртүк намазга чакырса, икенчесе:«Шəригать моны рөхсəт итми!» дип, телəгенə каршы төшə, яисə: «Бу начар гадəт!» дип яраткан берəр нəрсəңнəн баш тартырга мəҗбүр итə. Өченчесе: «Бу зыянлы эш!» дип тагын тормышыңа тыгыла. Моның ише тыюлар-дан тəмам туйган халык бер заман иреккə чыгарга уйлаган. Вəзир аша телəген патшага җиткергəн. Бу юлы да патша ярлык яздырган, анда имам, мулла, мəзин, мөгаллим, табип ише затларга моннан соң халыкны борчымаска боерган, шуңа өстəп чыгарылган фəрманында халык иреген кыскан һəрбер адəмнең җəзага тартыла-чагын əйткəн.

 


Əлбəттə, халык моны бик хуплап каршы алган. Шул рəвешле тəртип сагында торучылар, күпер, бина, канал төзүче осталар, төрле һөнəр иялəре бетерелгəн. Шулай ук низаг, бəхəслəрне хəл итүче казыйлар, шəригать кануннарының үтəлешен күзəтеп тору-чы мөфтилəр дə урыннарыннан алынган. Əмма бу чаралар халыкның тормышын барыбер бизəмəгəн. Электəн калган гадəтлəр үзлəрен гел сиздереп торган, халык ни чын иреккə, ни тулы гамьсезлеккə ирешə алмыйча интеккəн. Мəсəлəн, берəү күршелек хакын даулаган, икенче берəүнең ана хокукына ия буласы килгəн, өченче хатын хокукын талəп иткəн, дүртенчесе угыл хакын сора-ган... Халыкны мондый низаглардан азат итү өчен өйлəнешү, гаилə кору кеби нəрсəлəр дə бетерелгəн, тора-бара ул сүзлəр гомумəн кулланылыштан төшереп калдырылган. Бу тəртиплəрне үтəмəүчелəр җəзага тартылган.

 

Шуңа да карамастан кайберəүлəр иске гадəт буенча һаман əле аз-маз сəүдə итү кеби шөгыльлəрен ташлап бетерə алмаганнар; əйтик, кемдер кавынны карбызга, өрекне алмага, бодайны берəр тукымага, алтынны көмешкə, келəмне башмак ише нəрсəлəргə алыштырган. Əмма бу эштə дə күп кыенлыклар килеп чыга торган, чөнки кешелəр алма санап, алтын-көмеш үлчəп, аршынга тукыма тарттырып иза чиккəннəр. Һəм дə халыкны бу мəшəкатьлəрдəн коткару өчен патша хəзрəтлəре: «Ошбу көннəн адəмнəр арасында алыш-бирешне туктатырга!» – дигəн фəрман игълан иткəн, һəм бер очтан хисапның дүрт гамəлен юкка чыгарган.

 

Əлеге хəллəрдəн соң патшаның хыялы тагын да үсеп китеп, ул үзен патшаларның патшасы, акыл иялəренең иң акыллысы сы-ман тота башлаган: иң əүвəл ул кояшны төннəрен ерак таулар ар-тында яшереп тотучы сихерчегə сугыш игълан иткəн; аннан соңра күрше мəмлəкəт патшасына этлек эшлəү ниятеннəн җир йөзендəге барлык ишəклəрне су ташудан азат иткəн; бераз вакыт үткəч, дош-ман мəмлəкəт җиренə ай нурлары төшмəсен өчен күк җисеменең сул ягына биек койма коярга кушкан. Кыскасы, патша хəзрəтлəр-

 


еннəн көн саен яңа əмер-боерыклар явып кына торган. Аларны үтəр өчен тырышып, вəзир хəлдəн тайган. Ə шашкан халык яңадан-яңа фəрманнар талəп иткəн.

 

Карт хəким бу ахмаклыкларны да теркəп куйган.

 

Бу дəвердə халык дүрт фирка-партиягə бүленгəн булган: аңгыралар, ахмаклап, акылдан язганнар һəм дə камил акыллылар партиясе барлыкка килгəн. Дəүлəтне идəрə итү патша фəрманы белəн акылдан язганнар партиясенə тапшырылган. Шуннан соң камил акыллылар дəүлəт дошманы дип игълан ителгəн һəм дə күбесенең башы кистерелгəн.

 

Аяныч хəллəрдə арыну, илдə тəртип урнаштыру ниятеннəн патша фəрманы белəн җитмеш мең акыллының башы чабылган...

 

Ə карт хəким бөтен күргəн-белгəннəрен кəгазьгə терки барган. Менə бер көнне күк күкрəп яшен яшьнəгəн, көчле яңгыр коя башлаган. Көн яуган, төн яуган. Җиде көн, җиде төн буена койган; инешлəр киң елгага əверелгəн, елгалар диңгез кеби җəелгəн, дала-лар, су астында калып, сазлыкка əйлəнгəн. Беркем өйдəн чыга ал-маган, шул сəбəпле сугыш-ызгышлар туктап торган. Халык җиде

 

көн, җиде төн буе йоклаган.

 

Көне килгəч, бөтен халык берьюлы уянып киткəн. Барысы да урамга ашыккан... Һəм шундый күренешкə тап булып, хəйран кал-ган: шəһəр таланган, кая карама ачлык-ялангачлык, юллар эштəн чыккан, күперлəр ишелгəн... Патша кайгыда, вəзир аптырашта; халык йөдəп эштəн чыккан, барысы да нидер эзли, як-ягына кара-на, гүяки бик кадерле нəрсəлəре югалган диярсең. Тик нəрсə эзлəүлəрен, ни югалтуларын, кайда югалтуларын берəү дə əйтеп бирə алмый икəн...

 

Кабат көн туа, кояш күккү күтəрелə, халык тагын эзлəргə чыга. Шул вакыт арадан берəү:

 

– Җəмəгать, безнең хəким кайда соң? – дип сорап куя. Шунда халык үз арасында акыл иясе булмавын күреп ала.

 

Барысы берьюлы:

 


Хəким кайда, карт кайда? – дип кычкырып җибəрəлəр...

 

Лəкин шул вакыт берəүнең карашы янындагы мəгарəгə төшə, анда ул чал чəчле бөкре картны күреп ала. Картның һаман картай-маган күзлəреннəн хəким икəнлеген таный.

 

– Таптым, таптым, хəкимне таптым! – дип кычкырып җибəрə.

 

Патша, вəзир, дин əһеллəре, түрəлəр, бəклəр, олысы-кечесе мəгарə авызына килəлəр, баш иеп, беравыздан сəлам бирəлəр:

 

– Əссəламегалəйкем, мөхтəрəм хəким! – дилəр. Тик мəгарəдəн җавап ишетелми.

 

Картны тагын бер тапкыр сəламлилəр. Җавап юк. Алай да барып чыкмагач, патша, вəзир, дин əһеллəре, түрəлəр, бəклəр, бөтен халык тез йөгенə:

 

– Əссəламегалəйкем, хəким! – дип тагын сəлам бирəлəр. Ниһаять, мəгарəдəн картның зəгыйфь тавышы ишетелə:

 

– Вəгалəйкем əссəлам! – дип, ул сəламне кабул итə.

 

Моны ишетү белəн патша башын ташка ора, вəзир чəчлəренə туфрак сибə, халык йөзен ерта-ерта елаша, кемнəрдер ялварырга, үтенергə тотына. Барысы бергə:

 

– Мөхтəрəм хəким, зинһар кичерə күр! Без синең киңəшлəреңне тотмадык, шуңа күрə бəлагə тарыдык... Кичер һəм акыл бир: бу мəмлəкəтне ничек идарə итəргə, ничек аякка басты-рырга? – дилəр.

 

Хəким акрын гына урыныннан күтəрелə... Чəче, сакалы чал, үзен картлык баскан, бөкрəйгəн, йөзендə тирəн җыерчыклар, киемнəре тетелгəн, намазлыгы тузган, тишелеп чыккан. Менə ул ташларга тотына-тотына якты дөньяга чыга. Бер кулында калəм, икенчесендə калын китап – бар гыйлеме шунда тупланган.

 

– Мин, Хак Тəгалə колы, сез тилереп, ни кыйлганыгызны үзегез белми яшəгəн заманнарда саф акылымда калдым. Күргəнем-кичергəннəрем һəммəсе ошбу китапка теркəлгəн. Бер ел мин кара

 


белəн яздым – карам бетте. Икенче ел күз яшьлəрем белəн яздым – алар да кипте. Өченче елны каным белəн яздым – каным да бетте.

 

Ул көнне халыкта шатлыкның иге-чиге булмаган, гүя ул те-рек суы тапканмыни. Хəкимне күтəреп алып, гыйлем тупланган китабын баш өстенə куеп, халык шəһəргə əйлəнеп кайткан. Акыл-сызлык дəверендə ул бар булган байлыгын əрəм-шəрəм итеп бетергəнлектəн, хəзер аның ни ашарга ризыгы, ни кияргə киеме юк икəн. Əмма халык бу төнне беренче тапкыр тыныч вə гамьсез йо-кыга талган, – ул кабат акыл юлына баскан.

 

Менə төн уртасы җиткəн, шул мəлне ниндидер хəтəр бер та-выш ишетелгəн, халык уянып киткəн. Караса, башкалага дошман бəреп кергəн, əлеге тавыш сугыш шау-шуы икəн. Эзəрлеклəүлəр заманында кала саклаучылар үтерелеп бетерелгəнгə, халык дош-манга каршы тора алмаган, өстəвенə ул бик арыган, бетерешкəн дə булган. Шул сəбəпле дошман гаскəре каланы җиңел алган, бар ке-шене кырырга, исəн калган сарайларны, биналарны җимерергə то-тынган.

 

Басып керүчелəр тəре йөртүче кавемнəн булганга, алар җирле халыкның динен, гореф-гадəтлəрен, телен, ул табынган, бөек вə гали дип санаган барлык нəрсəне дошман күргəннəр, зиннəтле сарайларны дисеңме, хөкем йорты – мөхкамəлəрне, мəчет, мəдрəсə, китапханə кеби җəмəгать биналары дисеңме – бер-сен дə калдырмый вата-җимерə башлаганнар. Изге Коръəн, башка китаплар, шулай ук мөхтəрəм хəкимнең бер өлеше кара, икенчесе күз яшьлəре белəн, өченчесе кан белəн язылган гыйлем китабы да утта яндырылган, көлгə əйлəнгəн. Патша, вəзир, хəким, бəклəр, түрəлəр, илнең олысы-кечесе – барысы да үтерелгəн, суга баты-рылган. Калалар, авыллар, гөлбакчалар, кырлар, тугайлар-болыннар да мəсхəрə ителгəн, халыкның борынгыдан килгəн мəдəнияте аяк астына салып тапталган. Əлеге хəллəрдəн соң күп заманнар бу халыкның исеме телгə алынмаган, аның патшасы, вəзире, Локман хəким кеби зирəк акыл иясе, аның хикмəтле кита-бы – барысы онытылган.

 


Аннан соңрак күп заманнар кичкəн, күп сулар аккан һəм ха-лык, тəре йөртүче кавемне туган җиреннəн куып җибəреп, аңа үзе хуҗа булган. Бервакыт башкаладагы иске биналарны чистартканда чүп-чар арасыннан бер кəгазь кисəге килеп чыккан. Ул кан белəн язылган булганга игътибарны җəлеп иткəн, үзе саргаеп беткəн, та-ралып китмичə көчкə элəгеп тора икəн. Карт хəким язган китапның бер сəхифəсе була бу. Күп көч куеп тырыша торгач, анда түбəндəге сүзлəрне укыйлар:

 

«Хак Тəгалə биргəн кояшның җылысы барыбызга да җитəр. Кеше иркен кысма. Изгелегеңне кызганма.

 

Туган җирең ирекле булса, гомерең тыныч үтəр.

 

Яхшы адəм фəрештə булмаган кеби, начар адəм дə шайтан нəселеннəн түгел: кем дə булмасын, ул синең туганың – адəм бала-сы, аны хөрмəт ит.

 

Ир-атның бəхете намуслылык вə затлылыктан торыр. Мəмлəкəт бəхете хакыйкать вə гаделлектəн торыр.

 

Гадел падишаһ заманында халык тыныч яшəр.

 

Ходайның хөкеме бер булыр. Аны монафыйк бəндəлəр төрлəндерер.

 

Мəмлəкəттə тыюлар азрак булган саен, аларны кимрəк бо-зарлар...».

 

Кəгазьдə моннан тыш та аерым сүзлəр булган, тик аларны укый алмаганнар. Шул сəбəпле Локман хəким кеби акыл иясе язып калдырган сүзлəр адəмнəргə барып җитмəгəн. Аның бик күп хикмəтле сүзлəре əле дə билгесез килеш кала...

 

( Урысчадан Солтан Шəмси тəрҗемəсе )


 

 

алтын – золото алыш-биреш – обмен асылташ – драгоценности бəк – бек


 

Сүзлекчə

 

сəгадəт – счастье, благоденствие сəмруг кош – симург (сказочная птица)

 

сəхифə – страница


 

 


бəндə – человек бөлү – разориться вə – и гавам – народ, масса

 

гадəт – привычка гамьсез – беспечный, беззаботный гарип-гораба – инвалид даулау – требовать

 

димче – сватающий, сводник дучар ителү – подвергаться дəрья – море, океан дəһшəт – ужас, бедствие зиннəтле – роскошный зират – кладбище зиһен – разум

 

зəгыйфь – слабый, калека идарə итү – управлять иза чигү – мучаться инеш – речка, ручеек казый – духовное лицо,

 

совершающее суд по шариату камил акыллы – умный карлыгач – ласточка кеби – кебек – как көмеш – серебро күбəлəк – бабочка

 

күк җисеме – небесное тело микъдар – мера, количество мəмлəкəт – государство мəсхəрə итү – насмехаться, уни-зить мəшəкать – забота, хлопоты мөфти – муфти


талəп – требование теркəү – регистрировать терек су – живая вода

 

тилебəрəн орлыгы ашаган – бе-лены объелся тургай – жаворонок

 

тустаган – ковшик, черпак тыю – запрет тəвəккəллəү – решаться тəре – крест тəхет – трон тəэсир – влияние түрə – начальник фəрештə – ангел фəрман – приказ

 

 

хакыйкать – истина хасил булырга – образоваться хезмəтче – слуга

 

хикмəтле сүз – мудрое слово хисап – счет хуплау – одобрить

 

хəер эстəү – попрошайничать хəйлə – хитрость, уловка хəлфə – учитель хəлəл – разрешенный, честный хəрəм – запретный хөрмə – финик челəн – цапля чүл – пустыня

 

 

шашкан – обезумевшый шəригать кануннары – законы шариата эзəрлеклəү – преследовать

 


мөхкамə – суд мөхтəрəм – уважаемый, поч-тенный

 

намазлык – молитвенный коврик низаг – ссора, конфликт остаз – наставник ошбу, бу – этот

 

пышылдашу – шептаться савыгу – поправляться


ярлык – ярлык, ханская грамота ярлыкау – прощать əлəк – жалоба, донос əмер-боерык – приказ җасус-шымчы – сыщик җыерчык – морщина җəллад-палач – палач җəннəт – рай


 

 


1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.045 сек.)