АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

Котлы булсын сабан туйлары

Читайте также:
  1. II. Экономия на условиях труда за счет рабочего. Пренебрежение самыми необходимыми затратами
  2. III. Экономия в производстве двигательной силы, на передаче силы и на постройках
  3. IX. Карашар — Джунгария 5 страница
  4. V. Особые виды страхования в гражданском праве
  5. Александра Ткач
  6. Аналитическое исследование финансово-хозяйственной деятельности предприятий базируется на определенных принципах.
  7. Ауыспалы егістер
  8. Безопасность производственного оборудования
  9. Библиографический список
  10. Блок 1 Биотехнология микроорганизмов
  11. В 2006-2013 годах уже было создано десять (временных) Домов АВП.
  12. Взаимосвязь функций денег. Единство функций денег как выражение их сущности

Сабантуй алдыннан балалар белән “Йомырка тәбәсе” бәйрәме үткәрдек. Балалар йомырка җыйды. Учак ягып, учак өстендә йомырка тәбәсе пешердек. Балалар белән төрле уеннар уйнадык.

 

 

 

С.Сәйдәшев – көйләр чишмәсе

Уйнап бибәр, дустым, Сәйдәш маршын,

Күтәрелеп китсен күңелләр.

Матур булып Сәйдәш көйләредәй

Узсын, дускай, безнең гомерләр.

Р. Гәрәй

Сәйдәш моңнары.... Алар синең йөрәгеңдә үтеп керә дә иң нечкә хисләреңне уята. Бөтен барлыгыңып биләп ала, дәртләндерә, ашкындыра. Күңелең якты омтылышлы уйлар белән тула. Сине яшергә Тчакыра.

Г. Тукай: “Әдәбияткә Габдулла Тукай булса, музыкада Салих Сайдашев бар”, - дигән сүзләрне әйтә.

Канат җәйгән җылы җырга әверелеп

Туган илнең яңа хисләрен.

Әйтеп бирдең, Сәйдәш, дөньяга син

Безнең күңел ниләр сизгәнен.

Салих Сәйдәшев көйләрен тыңладык.

 

Рәсем конкурсы “Минем яраткан әкиятем”

Халкыбызның күңел бизәкләре

 

Бенең татар гомер җырга гашыйк,

Моңы белән үзен танытты.

Ни тотса да кулы алтын аның

Белмәгән юк безнең халыкның.

Миңнур Сафиуллин

 

Җыр: “Сөлге чигәм”

Музей өчен хәзерләнгән приказлар. Чиккән сөлгеләр, ашъяулык, түбәтәйләр, кашага, тастымал, кулъяулыклар.

Сөлге чигәм, сөлге чигәм

Сөлге чигәм аклыкка.

Кызыл бизәк сөлгеләрем

Язсын бзхет шатлыкка.

Әбиләребезнең күз нурларыннан тукылган сөлгеләр бик матур. Һәр төснең җылысын тоя белүче куллар чиккән бу сөлге һәм ашъяулыкларны.

Ашрапова М. Фәйзуллиннаның “Ефәк чәчәк” шигырен укый.

Сабан туеның күрке – чиккән сөлге, чигүле кулъяулык колга башларындаҗилфердәгән. Яшьләрнең йөрәкләрен җилкендереп, өлкәннәрнең җаннарын иркәләп торган.

“Казан Сөлгесе” шигыре – К. Тинчурин сүзләре.

Бизәкләргә халкыбызның бәхет һәм матурлык турындагы уй-хыяллары, якты хисләре салынган. Халкым тегү-чигүгә бик оста булган, шуңа күрә бизәкләрендә ниләр генә юк.

Халкыбызның күңел бизәкләре ул барлык милләт халкының да иң изге ядкаре.

Гомер узган, тула оек белән чабата да тузган. Әмма халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә сакланган. Музейларда гына сакланса да, көкүреш, бизәнү – төзәнү әйберләре халкыбызның мактанычы, горурлыгы.

Миннегалиева Магзура апа “Чабата” биюен башкарды.

 

 

Бишек җырлары халкыбыз рухы

- Бишек җыры... Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр,иксез – чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечке кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла...

Әбишек үзе! Аларның ниндиләре генә юк. Нечкә тал чыбыгыннан үргәннәре дә, агачны уеп ясалганнары да, тактадан эшләнгәннәре дә.

Бездә бишек әллә ничек

Талдан, җырдан үрелә.

Җылы бишек, җырлы бишек

Эленә өй түренә.

 

Халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнү – безнең максат

Бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе. Кичәнең кунагы Әгләмова Әлфия.

 

 

Ильшат бәете

Бисмиллаһи дип башлыймын

Ильшат улым бәетен

Кара гүргә керде башым

Булмагандыр инде бәхетем.

 

36 яшьлек чакта

Кемнең килсен гүргә керәсе

Өметем дә әле зурдан иде

Күтәреләсе дә, үсәсе,

 

Мәскәү поедлары алып китте

Карап киттең безне кайрылып.

Яхшы хәбәр синнән көткән идек

Кара кайгы килде...(оелеп)

 

Өметләндек, көттек яхшылык

Аллаһыдан көттек изгелек

Юк, булмады, язмыш шулайдыр

Ятам инде, сыкрап, тилмереп.

 

Хәлләрем бит бигрәк авыр иде

Туганнарым бар да янымда

Нишләтим соң, килми китәсем

Кара гүргә килми керәсем.

 

2 балам кала, иптәшем,

Әниләрем кала, туганнар

Телем әйләндереп әйтә алмыйм

“Бәхил булыгыз “ – дип туганнар.

“Әнием” диеп өзгәләнеп әйттең

“Балам” диеп җавап кайтардым

Йомшак сүзең өзде үзәгемне

Башка сүз дә әйтә алмадым.

 

Сау булыгыз инде туганнарым

Каберемә килеп йөрегез.

Чәчәк утыртыгыз, онытмагыз

Догаларны укып торыгыз.

 

6 ай буе савыгуны көтеп

Өмет итеп яттым түшәктә

Майор Ильшат бар иде бит диеп

Искә алсыннар иде үлгәч тә.

 

Солдат дуслар бар да килерләр

Кабергә дә илтеп куярлар

Яшь иде бит диеп ах итеәрләр

Ялгызымны калдырып китәрләр.

 

5 баламның берсе юк инде дип

Әнием елар кабер янында

Сабыр булчы әнкәй, түз, кадерлем

Дүртесе бар әле янында.

 

Толым – толым чәчләремне

Тарадым, үрә алмадым

Яннарыңа барсам да мин

Үзеңне күрә алмадым.

 

Толым – толым чәчләремнең

Өсләренә ак төшкән

Күрә алмадым, балакаем

Өстеңә балчык төшкән.

 

Уен төбе хикмәтле

Балалар бакчасында фольклор уеннары

 

 

Мәдәният елында беренче сыйныф укучылары “МӘдәни көндәлек” тутыра.


1 | 2 |

Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.008 сек.)