АвтоАвтоматизацияАрхитектураАстрономияАудитБиологияБухгалтерияВоенное делоГенетикаГеографияГеологияГосударствоДомДругоеЖурналистика и СМИИзобретательствоИностранные языкиИнформатикаИскусствоИсторияКомпьютерыКулинарияКультураЛексикологияЛитератураЛогикаМаркетингМатематикаМашиностроениеМедицинаМенеджментМеталлы и СваркаМеханикаМузыкаНаселениеОбразованиеОхрана безопасности жизниОхрана ТрудаПедагогикаПолитикаПравоПриборостроениеПрограммированиеПроизводствоПромышленностьПсихологияРадиоРегилияСвязьСоциологияСпортСтандартизацияСтроительствоТехнологииТорговляТуризмФизикаФизиологияФилософияФинансыХимияХозяйствоЦеннообразованиеЧерчениеЭкологияЭконометрикаЭкономикаЭлектроникаЮриспунденкция

сыйныф укучылары чыгалар

Читайте также:
  1. IV сыйныф
  2. Сыйныф укучылары залга чыгалар.

 

1 ук. Кара, алар нинди зур һәм акыллы!

2 ук. Алар барлык сорауларга да җавапларны беләләр. Аларга бик рәхәттер инде.

3 ук. Без кайчан гына шулай үсеп җитәрбез инде.

4 ук. Дәрес әзерлисе булмас иде.

5 ук. Ботка ашамаган, шаярган өчен ачуланмас иделәр.

 

1 сыйныф укучылары шигырьләрен сөйлиләр.

12 ук. Нәни дусларыбыз! Безнең дә сезгә әйтәсе сүзләребез бар. Безнең алмашчыларыбыз буларак сезгә үзебезнең истәлекле бүләкләребезне тапшырабыз. Аларны кадерләп саклагыз. Ярдәм кирәк булса, безне - өлкән дусларыгызны- онытмагыз. Мәктәп елларыгызның кадерен белегез. Бу чор кеше гомеренең иң матур мизгеле һәм ул башка беркайчан да кабатланмый. Сез безнең эшне дәвам итүчеләр. Сезгә укуыгызда зур уңышлар телибез. Барыр юлларыгызда очраган киртәләрне җиңел генә узарга үзегездә көч табарсыз дип ышанабаз. Уңышлар сезгә.

1 сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырыла.

А.б. Мәктәп – белем диңгезендә йөзүче корабль ул. Ә корабльгә оста диңгезчеләр- укытучылар юнәлеш бирә. Сез моның белән килешәсезме?

 

13 ук. Әйе, чыннан да. Йөрәк түреннән чыккан иң олы рәхмәтебез бүген сезнең хөрмәткә яңгыраячак, хөрмәтле укытучыларыбыз.

 

14 ук. Яраткан укытучы апалар һәм абыйларыбыз! Таләпчән һәм йомшак күңелле, сабыр һәм сизгер, безгә дөрес юлны табарга ярдәм итүче остазларыбыз. Сездән башка президент та, герой да була алмас иде. Аларның һәрберсенә олы тормышка ишек ачучы сез – хөрмәтле мөгаллимнәр. Сезнең эштән дә җаваплы һәм изге хезмәт юк, чөнки сез үзегезнең укучыларыгызга белем генә түгел, йөрәк җылыгызны, бөтен барлыгыгызны багышлыйсыз. Рәссам – картиналар ясый, ә сез илебезнең киләчәге булган чын кешеләр тәрбиялисез. Менә бүген дә сез үзегезнең 21 иҗат җимешегезне олы тормышка озатасыз. Укучыларыгызның сездән киткән юлы мәңгелек булсын.

 

А.б. 1994 нче елның 1 нче сентябре. Өр-яңа мәктәп формасы киеп, кулыгызга чәчәк бәйләмен тотып сез иң беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез. Бу планетадагы иң беренче ачышларны сез җир йөзендә иң матур исемгә ия булган беренче укытучыгыз белән ясадыгыз. Ул сезгә дөньяның серен ачты, үзенең йөрәк җылысын,мәхәббәтен бүләк итте. Менә ни өчен кеше гомере буе үзенең беренче укытучысын хәтерли икән?!

 

15 ук. Әйе! Беренче укытучыларыбыз! Сез безгә яхшыны яманнан аерырга өйрәттгез. Күзегезгә карап могҗиза көткән балаларга бөтен йөрәк назыгызны бүләк иттегез.

16 ук. Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәк,

Изгелеген бирә һәркемгә

Ашыга ул бәхет өләшергә

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

17 ук. Бар гомерне җитәр яктыртырга,

Сез кабызган утның яктысы,

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы.

18 ук. Безнең яраткан апаларыбыз - беренче укытучыларызы! Сезне бирегә чакырабыз

 

Беренче укытучылар чыгышы, аларны тәбрикләү.

Җыр “ Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

 

19 ук. Укытучылар! Әлеге сүздә җир шарының күп гасырлык тарихы да, кешеләрдәге яхшы сыйфатлар да, изгелек һәм сабырлык таһәм тагын бик күп төшенчәләр тупланган. Нинди генә заманда да бу сүз үзенең мәгънәсен югалтмас, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торыр.

20 ук. әйе, сезгә кайчак кыен буладыр. Тормыш дулкыннары сезне дә төрле якка ташлыйлар. Ләкин сез дә янмасагыз, дөньяның матурлыгын, тормышның асылын,яшәү ямен һәм мәгънәсен башкаларга кем аңлатыр соң?

Ышаныгыз,укытучыларыбыз! Сез булганда, үзегез тудырган кечкенә планетагасырлар узу белән дә караңгылыкта югалмыйча һаман яктылыкка юл тотар.

21 ук. Укытучым!

Кайларда гына йөрсәк тә

Күп җирләрне гизсәк тә,

Сезнең керсез,изге исем

Һәрчак булыр йөрәктә.

1 ук. Рәхмәт сезгә,кырыс булган өчен

Яшәү ямен төшендерә алган өчен,

Һәрчак сабыр булып калган өчен

Күңелләргә шәфкать нуры салган өчен.

2 ук. Без беләбез, сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда?

Ышаныгыз, һәрчак без булырбыз

Сез күрсәткән тугры юлларда

Еллар үтәр очар кошлар сыман

Без очрабыз туган төбәктән

Кайда гына ләкин булсак та без

Гел сакларбыз сезне йөрәктә

 

Җыр: “ Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Укытучыларны котлаулар, аларның чыгышлары.

 

А.б. Бүген укучылар, укытучылар өчен генә моңсу мизгелләр түгел. Биредә утыручы әти-әниләребез өчен дә кыен вакытлар җитте. Вакыт сиздерми генә узган да киткән. Сезнең балаларыгыз да канат чыгарып, үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Әниләр инде башка беркайчан да үзләренең җиткән егетләрен һәм кызларын эткәли-төрткәли мәктәпкә бару өчен йокыларыннан уятмаслар, көндәлекләр тикшерү мәшәкате дә артта калыр. Кызлар иртән торгач, чәчләрен үзләре үреп, малайлар аяк киемнәре бауларын үзләре бәйләр. Бүгенге көн – сезнең 10 еллык хезмәтегезнең җимеше. Әлеге 10 елны сез иңгә-иң, кулга –кул тотынышып бардыгыз. Ачышлардан шатлану, ялгышларга кайгыру, балагызның беренче мәхәббәтен очратуы- болар бар да сезгә таныш хисләр. Сезнең кайгыртучанлыгыгыз, балага биргән йөрәк җылыгыз үз җимешләрен бирә. Карагыз әле, нинди матур балалар үстергәнсез! Кызганыч, ләкин моның шулай булуын без аерылу мизгелләре килеп җиткәч кенә аңлыйбыз. Балагызның язмышы нинди генә булмасын, ул кая гына барса да, әти-әни йорты аның өчен иң изге сүз булып калсын. Шундый балалар тәрбияләвегез өчен сезгә зур рәхмәт. Сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез сезгә

 

3 ук. Безнең иң яраткан кешеләребез- әти-әниләребез! Безне чын кеше итеп тәрбияләвегез өчен сезнең алда баш иябез. Сабырлыгыгыз, мәхәббәтегез,кайгыртучанлыгыгыз өчен мең рәхмәт сезгә. Ләкин кайгы-борчуларыгыз моның белән генә тәмамланмый әле. Юкка гына кечкенә бала йокларга ирек бирми, ә зур ускәч үзең йоклый алмыйсың димиләр.

 

4 ук.Менә без дә үсеп җиттек,әни,

Чәчләрне дә үреп куймыйбыз,

Шау чәчәкле язда туган көннең

17 нче таңын каршылыйбыз.

5 ук. Күзләреңдә яшаралаш көлү

Зур тормышка мине озатасың

Синнән аерылмавымны аңласаң да,

Изгелекләр теләп каласың.

6 ук. Көтә безне озын тормыш юлы,

Яңа үрләр яуларбыз көн дә

Сизгер ана йөрәге генә

Өметләнән, ышана һәм көтә.

 

Әти-әниләр чыгышы

 

7 ук. Алда юллар. Юллар куе томан,

давылларга таба юл алсаң,

Якын дуслар кирәк кул сузарга

Чоңгылларга төшеп югалсаң.

 

8 ук Мәктәп белән саубуллашканнан соң,

Һәрберебез үз юлыннан китәр,

Тик дусларның барлыгын онытмыйк,

Безгә карап соклансыннар күпләр

 

Җыр: “ Мәктәп еллары” (Зөлфия Минһаҗева репертуарыннан)

 

9 ук Мәктәп залларында кыңгырауның

Соңгы тавышы яңгырый тын гына

Җиз кыңгырау чыңы белән бергә

Балачакка юллар ябыла.

 

10 ук.Ашыкма әле, бераз тукта димен

Ә ул һаман чыңлый, туктамый,

Болай булгач, бала чагыма да,

Кире кайту өмете калмый.

 

11 ук.Көмеш тәңкә чыңлавыдай

Нәфис тавышың

Хәтерләтә таудан төшкән,

Чишмә агышын

Соңгы звонок сихри чыңы

Чакыра алга,

Изге теләк теләп бары

Озата юлга.

 

1 кл ук Әйдә,дуслар, абый- апаларны,

Тормыш диңгезенә озатыйк,

Истәлеккә,хәерле юл теләп,

Көмеш кыңгырауны чыңлатыйк!

Кыңгырау чыңы яңгырый

Җыр “ Сау бул, мәктәп”(Зөлфия Минһаҗева репертуарыннан)

Укучылар кыңгыраулаырын яңгыратып үз классларына юнәләләр

 

Кукмара район мәгариф бүлеге

Село Чура урта гомуми белем бирү мәктәбе.

 

 

Чараны әзерләде һәм

үткәрде Село Чура урта

мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Игушина М.В.

 

 

 

 

 


Поиск по сайту:



Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Студалл.Орг (0.011 сек.)